«Дөрес юлны сайла»: әңгәмә (12+)
9 сентябрь көнне 8 нче санлы китапханә «Буревестник» яшьләр һәм яшүсмерләр клубына йөрүчеләр белән «Дөрес юлны сайла» дигән әңгәмә уздырды. Һәр кеше зарарлы гадәтләргә тартылырга мөмкин. Кемдәдер алар бернинди куркыныч тудырмый сыман, ә башкаларга шулар аркасында җитди проблемалар барлыкка килә. Зарарлы гадәтләр җиңел үзләштерелә, ә яхшыларын үз-үзеңдә тәрбияләргә кирәк һәм моңа тырышлыклар белән ирешергә мөмкин. Очрашуда балалар гадәт сүзенең мәгънәсе, кайсы гадәтләрнең файдалы булуы, ә кайсыларының сәламәтлеккә зыян китерүе турында белде. «Бөек һәм куркыныч ымсыну» дигән презентация белән үрелеп барган әңгәмәдә кызлар һәм малайлар зарарлы гадәтләрнең килеп чыгу сәбәпләре һәм нәтиҗәләре турында фикер алышты. |